news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңгән

Ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңгән
Фото: Марат Дәүләтов

Башкортстанда ток суканнан соң ике кулсыз калган 12 яшьлек Илназ Дәүләтов Чиләбедә җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңгән.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә үсмернең әнисе Зөлфия Дәүләтова хәбәр итте. Илназ терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм үсмерләр арасында 100 метрга йөгерештә беренче килгән. Илназ Дәүләтов Башкортстан җыелма командасы составында чыгыш ясый.

«Улымның Туймазы районында ярышларда катнашканы бар иде инде, федераль дәрәҗәдәге ярышта ул үзен беренче тапкыр сыный», – диде җиңүченең әнисе. Бүген Илназ – 400 метр дистанциядә, иртәгә 200 метр арага йөгерештә катнаша.

  • Илназ Дәүләтов турында «Интертат» газетасында язган идек.

Әлеге фотоларны Илназның әтисе Марат Дәүләтов төшергән, «Татар-информ»га әнисе Зөлфия бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100