Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ике көндә Казанда айлык явым-төшем нормасының 59 проценты яуган
Ике көндә Казанда 37 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Ул айлык норманың 59 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә сөйләделәр.
Һава торышының начар нәтиҗәләрен бетерүдә 277 юл эшчесе катнашты, 83 берәмлек техника җәлеп ителде.
Башкарма комитетта ачыклык кертүләренчә, шундый көчле яңгырлар вакытында белгечләр махсус техника, мисал өчен, илосос һәм гидродинамик машиналар куллана. Авария хезмәтләре су басу куркынычы зур булган урыннарның мониторингын алып бара, челтәрләрне чистарту һәм суны суырту өчен гаризалар буенча йөри.
Искәртик, кичә шәһәрдә көчле, бозлы яңгыр яуды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз