news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике көн элек Ык елгасында баткан кызның мәетен тапканнар

Азнакай районының Күктәкә авылы янында 5 июльдә Ык елгасында су коенганда югалган кызның мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Искәртеп үтик, 5 июльдә Ык елгасында су коенганда 18 яшьлек бертуган абый-сеңел югалды. 18 яшьлек егетнең мәетен судан шаһитлар чыгарган. Якынча мәгълүматлар буенча, игезәкләр шул тирәдә сыер көтүе көткән булган. Эссе булгач, алар су коенырга уйлый, тик икесенең берсе дә йөзә белмәгән. Авыл башлыгы сүзләренчә, елганың борылып киткән бу өлешендә агым көчле.

Кызның мәете фаҗига урыныннан 500 метр ераклыкта елга өстенә калкып чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100