news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике көн эчендә Татарстанның ситуацион үзәгенә күзәтүчеләрдән 4 меңнән артык хәбәр килгән

Ике көн эчендә Татарстанның ситуацион үзәгенә күзәтүчеләрдән 4 меңнән артык хәбәр килгән
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда ике көн эчендә «Бәйсез иҗтимагый мониторирг» ассоциациясенең ситуацион үзәгенә күзәтүчеләрдән сайлау участокларындагы вазгыять белән бәйле 4 меңнән артык хәбәр килеп ирешкән.

Бу хакта ассоциация эксперты Тимур Какохо «Татмедиа» да Россия Президентын сайлауның Бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр итте.

«Без күзәтүчеләрне әзерләү буенча зур эш башкардык, аларны өйрәттек. Кичә Татарстанның Иҗтимагый палатасы күзәтүчеләреннән 3 меңгә якын хәбәр алдык. Бүген төшкә тагын 1,2 мең хәбәр килде», – дип сөйләде спикер.

Ул ситуацион үзәкнең мониторинг группасы медиакиңлектәге, социаль челтәрләрдә, төрле интернет-ресурсларда хилафлыклар турында хәбәрләрне өйрәнүен әйтте. Бу «сайлау процессының намуссыз катнашучыларын» ачыклау өчен башкарыла, диде белгеч.

«Ситуацион үзәкнең 25 кешелек группасы бар, һәр өч сәгать саен күзәтүчеләрдән бөтен булган мәгълүматны кабул итәләр. Мәсәлән, күзәтүчеләр сайлау участокларына килеп, участоклар вакытында ачылып, гражданнар тавыш биргәнен күрсәткән фото һәм видеоматериаллар җибәрә», – диде ул.

Какохо әйтүенчә, ситуацион үзәк вәкилләре сайлау участогында сораштыру уздырылуы турында мәгълүматка тап булган. Бу хакта күзәтүчегә хәбәр иткәннәр, ул сораштыру үткәреп йөргән кешегә кисәтү ясаганнан соң, теге кеше чыгып киткән.

«Сайлау участогында сораштыру ярдәмендә гражданнарның фикере өстеннән беркем контроль оештырып йөрергә хаклы түгел. Сайлау участоклары территориясендә экзитпол үткәрергә ярамый, бу закон белән тыелган, чыгу урынында гына мөмкин», – дип ассызыклады спикер.

  • Сайлауларга дүрт кандидат чыгарылган: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100