news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике көн эчендә Россия буенча сайлауда катнашучылар 44 проценттан артып китте

Ике көн эчендә Россия буенча сайлауда катнашучылар 44 проценттан артып китте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дәүләт Думасына сайлауда катнашучылар саны ике көн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 44,38 процент тәшкил итте. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.

Ил территориясендә соңгы сайлау участоклары Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә ябылды.

Татарстанда ике көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлауга килүчеләр саны югарырак – 57,8 процент.

Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр өч көн дәвам итәчәк. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык.

news_right_1
news_right_2
news_bot