news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике көн эчендә Казанда БРИКС уеннарына 4,5 мең билет сатылган

Ике көн эчендә Казанда БРИКС уеннарына 4,5 мең билет сатылган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сатулар башланганнан бирле БРИКС уеннарын оештыручылар 100 меңнең 4,5 мең билетын саткан. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов «Россия» күргәзмә-форумында «Спорт. Киләчәк мөмкинлекләре» пленар утырышында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Кызыксыну бар, география киңлеген күрәбез, билетларны Казан һәм Татарстан кешеләре генә түгел, бөтен ил һәм бөтен дөнья кешеләре дә сатып ала», — дип сөйләде спорт ведомствосы башлыгы.

БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 12-23 июньдә узачак. Барлыгы 29 спорт төре буенча 380 комплект медаль уйнатыла. Халыкара турнир дисциплиналарына беренче билетлар 23 апрельдә - уеннар башланырга 50 көн кала сатыла башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100