Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ике кешене мунчада тереләй яндыручыны 21 елга катгый режимлы колониягә озаттылар
Бүген Яшел Үзәндә яшәүче 47 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгардылар. Аны ике кешене үтерүдә гаепле дип таптылар.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 5 октябрьгә каршы төндә ул 35 яшьлек ир һәм 32 яшьлек хатын яши торган мунчага ут төрткән. Ул әлеге парны күрә алмаган. Ут төртүче, металл чыбык кулланып, ишекне кешеләр чыга алмаслык итеп беркетеп куйган.
Мунчадагы кешеләр бу хәл турыда ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән, әмма янгын сүндерүчеләр килгәнче алар үлгән була.
Суд гаепләнүчене 21 елга катгый режимлы колониягә җибәрде. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Татар-информ» Яшел Үзәннән ерак булмаган мунчада төнлә янгында ир-ат һәм хатын-кыз үлүен хәбәр иткән иде. Ут төртүчене бер атнадан соң тоткарлаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз