news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике кеше трассада баганага бәрелеп зыян күргән

Бүген кичке сәгать җиделәр тирәсендә Әлки районында Алексеевск – Югары Колок трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. Базарлы Матак авылы борылышы янындагы авариядә мотоцикл юл күрсәткеченә эләгеп калган.

Юл һәлакәтендә мотоциклдагы ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга урынында булучылар хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot