news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике Казан кешесен 25 ел элек эшмәкәрне үтерүдә гаеплиләр

Ике Казан кешесенә 25 ел элек эшмәкәрне үтергән өчен гаепләү белдерелде.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, ир-атлар 1998 елда Казан эшмәкәреннән автомобиль сатып ала. Алар машина өчен 8,5 мең доллар түләргә теләми һәм эшмәкәрне үтерергә карар кыла.

Моның өчен алар «Һади Такташ» җинаятьчел төркеме лидерларының берсенә мөрәҗәгать итә. Ул исә өч мең доллар өчен группировканың икенче катнашучысын җинаятькә җәлеп итә.

1999 елның гыйнварында эшмәкәрне Казанның Серов урамында атып үтерәләр.

Җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot