news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике көнлек республика ифтарына 300әр волонтер җәлеп ителәчәк

Яшьләр социаль челтәрләрдә теркәлү уза.

Ике көнлек республика ифтарына 300әр волонтер җәлеп ителәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика ифтарының һәр ике көненә дә 300әр волонтер кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.

Ул волонтерлар белән эшләү тәҗрибәсе елдан-ел камилләшә баруын билгеләп узды. Яшьләрнең активлыгын, социаль челтәрләрдә теркәлүен әйтте. “Теркәлү мәсьәләсе буенча сорау туа икән, Диния нәзарәте сайтына кереп, “Вконтакте” төркемендә безнең сылтаманы табарга кирәк. Шуның аша электрон теркәлү узарга мөмкин. Кемнең андый мөмкинлеге юк икән, безгә 237-86-18 эш телефоны буенча шалтыратырга була. Хәзерге яшьләр футболка өчен генә, яшьләр белән танышу өчен генә килми, ә Рамазан аенда ураза тоткан кешене авыз ачтырып, савабын алу өчен, шуны аңлап килә. Моның савабы бик зур: беренчедән, үзе ураза тотып савап ала, икенчедән, ураза тоткан кешегә авыз ачтырудан савап килә. Волонтерлар арасында гаиләләр белән эшләүчеләр дә бар”, - дип белдерде.

Айгөл Биктимерова волонтерларның Теннис академиясенә сәгать 9га җыелуын белдерде. “Өстәлләргә эскәтерләр җәяләр, ризыкны өстәлләргә тезеп куялар, кичке авыз ачуны көтеп торалар. Волонтерларга килүче кунакларны каршы алу, күмәк намаз укуны оештыру, ризык китерү һәм аннан соң кунакларга чыгу юлларын күрсәтү, озату, аннан соң җыештыру вазифалары йөкләнә. 26сы көнне ифтардан соң 27сенә дип өстәлләрне кичтән рәткә китереп калдыру кирәк булачак. Безнең волонтерларның эше соң төгәлләнә. Төнге 12нче яртыда, безгә автобуслар бирәләр, без волонтерларны өйләренә озатабыз”,- диде.

Волонтерларга эшләү өчен җиңел аяк киеме, уңайлы кием таләп ителә. Ураза тотмаган егет һәм кызлар да волонтер булып килә ала. Алар өчен җылы ризык, чәй эчеп алу мөмкинлеге булачак. “Мин ураза тотмыйм, ярдәм итә алмыйбыз дигән фикер булмасын”, - диде Айгөл Биктимерова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100