news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике көндә Татарстанда зыян күрүчеләр белән 20дән артык юл-транспорты теркәлгән

Казанда зыян күрүчеләр булган 9 юл-транспорты теркәлгән, аларда бер кеше үлгән 14е җәрәхәтләнгән

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Кичә, 2 декабрьдә, Татарстанда транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүгә бәйле  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.

Шулай ук карчы як полосага чыгуның 41, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүнең 24, куркынычсызлык каешларын эләктермәүнең 427 очрагы ачыкланган.

Ике көндә Татарстанда зыян күрүчеләр белән 20дән артык юл-транспорты теркәлгән, аларда 2 кеше үлгән һәм 29ы җәрәхәтләнгән. Шул исәптән Казанда 9 юл-транспорты теркәлгән, аларда бер кеше үлгән, 14е җәрәхәтләнгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100