Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ике көндә Татарстанда сайлаучыларның яртысы диярлек тавыш биргән
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сайлауның алдагы ике көненә нәтиҗә ясады.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 12 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә, Татарстандагы сайлаучыларның 49 проценттан артыгы тавыш бирде. Бу турыда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев игълан итте.
«12 сентябрьдә, кичке алтыда, Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 49,7 процент иде», — диде ул.
Тавыш бирү гадәттәгечә бара. Кондратьев әйтүенчә, соңгы ике көн эчендә алдан тавыш бирү вакытында җитди кагыйдә бозулар ачыкланмаган.
Ул 13 сентябрьдә, тавыш бирү стационар сайлау участокларында һәм өйдә генә булачагын искә төшерде.
Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, республикада сайлау барлык санитар стандартлар нигезендә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз