news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике ит комбинатының «мөселман» колбасасында дуңгыз ДНКсы табылган

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) ике комбинатның кош итеннән ясалган «мөселман» колбасасында дуңгыз ДНКсын тапкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Продукция үрнәкләре Төньяк Осетиядәге – Алания шәһәрендәге «Маяк» сәүдә челтәре кибетләреннән алынган. Сүз «Сочи ит комбинаты» АҖ җитештергән «Молочная Мусульманская» колбасасы һәм «Царицыно» ААҖ җитештергән «Мусульманская» колбасасы турында бара.

Закон таләпләренә җавап бирми торган товарлар сатылуны булдырмас өчен Россельхознадзор әлеге ике компаниянең колбаса продукциясенә карата көчәйтелгән лаборатор контроль гамәлгә кертте.

«Әлеге предприятиеләр җитештергән продуктларның тәлапләргә туры килмәве кабат ачыкланган очракта, продукция экспорты туктатылачак», - дип ышандырдылар ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot