news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике ил "Спутник V" һәм Pfizer комбинациясен сыный башлый

Аргентинада шундый ук тест уза — анда Россия вакцинасы һәм Moderna катнаша.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Ике ил «Спутник V» Россия вакцинасы һәм Pfizer/BioNTech Америка-Алман препараты комбинациясен сыный. Бу хакта Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды(РФПИ) башлыгы Кирилл Дмитриевка сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә. 

Фонд җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Аргентинада шундый ук тест уза — анда Россия вакцинасы һәм Moderna катнаша. 

«Шулай ук хәзер Pfizer һәм „Спутник“ комбинацияләрен тикшерүче тагын ике ил бар, һәм без бу бик уңышлы комбинация булыр дип уйлыйбыз», — дип йомгаклады Кирилл Дмитриев.

Аның сүзләренә караганда, мондый омтылышлар күп кенә илләрдә үткәрелә — алар төрле комбинацияләрнең нәтиҗәлелеген исәпләргә тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100