Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ел ярымга ипотека каникулы алырга мөмкин
1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына 18 айга кадәр ипотека каникулы рәсмиләштерә алачак. Моның өчен заемщикларга кредиторга мөрәҗәгать итәргә һәм балалар тууны, уллыкка алуны яки күп балалы гаилә статусын раслый торган документлар бирергә кирәк булачак. Бу хакта RT га Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет әгъзасы Алексей Говырин сөйләде.
Парламентарий сүзләренчә, гаиләләргә керемнәрнең кимүен яки бюджетның ипотека түләвенең нинди өлешен алып торуын исбатларга туры килмәячәк. Заемщик ташламалы чорның башлану датасын һәм озынлыгын мөстәкыйль сайлый алачак.
Бала туганда ипотека каникуллары аларга яшь ярымга җиткәнче гамәлдә булачак. Әгәр сүз уллыкка алу турында барса, ташламалы чор уллыкка алынганнан соң 18 ай дәвам итәчәк.
Гаилә кредит буенча түләүләрне тулысынча туктата яки киметелгән айлык түләүгә күчә алачак. Шул ук вакытта беренче алты айда түләүләр ипотека вакыты ахырына күчереләчәк. Җиденче айдан 18 нче айга кадәр төп бурычның калган суммасына килешү шартлары буенча процентлар исәпләнәчәк, ә аларны түләүне шулай ук кичектерәчәкләр.
Ипотека каникулын 15 млн сумга кадәр кредитлар буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
Яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 сентябренә кадәр төзелгән ипотека килешүләренә кагылачак. Бер ипотека килешүе буенча мондый мөмкинлектән бер генә тапкыр файдаланырга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз