Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ике ел эчендә Россиядә физкультура дәресендә 212 Россия укучысы үлгән
Мәскәүнең Кузьмин районындагы мәктәптә 16 яшьлек тагын бер мәктәп укучысының физкультура дәресендә гомере өзелгән.
(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Мәскәүнең Кузьмин районындагы мәктәптә 16 яшьлек мәктәп укучысының физкультура дәресендә гомере өзелгән, дип яза “Известия”.
9 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2016–2017 елларда Россия мәктәпләрендә физкультура дәресендә 211 укучы үлгәнлеген җиткергән.
Дәрес вакытында үсмер кыз бүген үзен начар хис иткән. Укытучы аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан, ашыгыч ярдәм чакырган. Әмма кыз бала аңын югалткан һәм аннан үлгән.
Мәскәүдә Россиянең Мәскәү буенча Тикшерү комитеты алдан тикшерү үткәрә башлаган. Кыз бала үлгән урын каралган, укытучылардан, классташларыннан сораштыру бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз