news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике ел эчендә Казан һәм шәһәр яны юлларының норматив торышы 15,9 процентка арткан

Казан агломерациясендә 82 процентка якын юл норматив хәлдә тора.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Казан агломерациясендә 81,5 процент яки 1365,3 км юл норматив таләпләргә туры килә. Ике ел эчендә “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль проектын тормышка ашыру барышында норматив торыштагы юллар 15,9 процентка арткан. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Проектны гамәлгә керткәнчегә кадәр Казан агломерациясендә юлларның бары 65,6 проценты гына норматив таләпләргә туры килгән. Быел 113,72 км, шул исәптән 18,82 км федераль, 60,5 км төбәк һәм 34,39 км җирле юллар ремонтланган.

Моннан тыш, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру максатыннан 39 светофор, 10 км җәяүлеләрне саклаучы койма, 19 ясалма тигезсез урын булдырылган һәм 256 юл билгесе алыштырылган.

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль өстенлекле проекты Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә 2017 елдан тормышка ашырыла. Казан агломерациясендә юллар озынлыгы – 1674 чакрымнан артык.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100