news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике бала ут белән уйнау сәбәпле, Татарстан фермасында 420 түк печән янып беткән

Янгыннан соң 720 мең сумлык зыян килгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Бөгелмә районында фермада ике малай ут белән уйнаган. Шуннан соң 420 түк печән янып беткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

12 октябрьдә Бөгелмә районында фермада печәнгә ут төртеп яндырулары турында полициягә хәбәр итәләр.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, 9 һәм 12 яшьлек ике малай фермада уйнап йөри. Малайларның берсе Мәскәү кешесе була. Алар ут белән саксыз куллану сәбәпле, янгын чыга. Шулай итеп 420 түк печән янып бетә. Балалар шуклыгыннан 720 мең сумлык зыян килә, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot