news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике айдан Казанның Чехов базары янында «Минем документлар» офисы ачылачак

Бинада ремонт эшләре бара, алар декабрь ахырында тәмамланырга тиеш.

Ике айдан Казанның Чехов базары янында «Минем документлар» офисы ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елның гыйнварында Казанның Чехов базары янында Татарстанда алтмышынчы «Минем документлар» офисы ачылачак. Бу хакта республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты карары нигезендә, катлаулы финанс ситуациясен исәпкә алып, Казанның Вахитов районында 25 кабул итү урынына исәпләнгән өстәмә күп функцияле үзәк ачу мәсьәләсе хәл ителде. Бу Татарстанда алтмышынчы һәм Казанда уникенче офис була. Бинада ремонт эшләре башланды, аларны декабрь ахырына тәмамлау планлаштырыла. Яңа офис киләсе елның гыйнварында эшли башлаячак», — диде Ленара Мозаффарова.

Спикер сүзләренә караганда, яңа офиска ихтыяҗ булачак, чөнки бер ел эчендә генә күп функцияле үзәкләргә 49 яңа дәүләт хезмәте өстәлгән. Киләсе елда Россия Пенсия фондының хезмәтләрен дә «Минем документлар» офисларына күчерү планы бар. 2021 елда Казанның Чистай урамында тагын бер зур офис ачылачак. Анысы «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында урнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100