news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике ай эчендә Татарстанда табигатьне саклау оешмалары 6 мең хокук бозу очрагын ачыклаган

Гомуми штраф суммасы 19 млн 422 мең сумны тәшкил иткән.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Санитар-экологик ике айлык вакытында республиканың табигатьне саклау ведомстволары 6 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган һәм бу эшләрне чикләгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Гомуми штраф суммасы 19 млн 422 мең сумны тәшкил иткән. Икеайлык барышында 13 мең техника берәмлеге кулланылган, полигонга 406 мең кубометр калдыклар чыгарылган, 400 меңләп агач утыртылган. Моннан тыш, республикада балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары һәм контейнерлар төзекләндерелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot