news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике атна эчендә Казанның кайсы урынында авыл хуҗалыгы базары буласы ачыкланырга тиеш

Һәрхәлдә, шәһәр башлыгы И.Метшин район хакимиятләре башлыкларына шул хакта күрсәтмә бирде

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 19 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казанда уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 23 районыннан килеп барлыгы 281 млн. сумнан артык 17 мең тонна продукция сатылды, дип белдерде бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында барган «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә икътисади үсеш комитеты җитәкчесе Азат Шәрәпов.

Казанда ел әйләнәсе эшли торган авыл хуҗалыгы товарлары сәүдәсе өчен базар ачу турында сүз күптән барса да, әлегә аның кайда буласы төгәл билгеле түгел. Бүгенге киңәшмәдә мэр Илсур Метшин шул мәсьәләне кузгатып, сезонлы ярминкәләр генә үткәрү белән канәгатьләнмичә, шәһәр халкы ел әйләнәсе билгеле урыннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән яки үстергән товарны килеп алсын, ә авыл җирләреннән үзләренең товарын иркенләп сатсыннар өчен өсте ябык һәм машиналардан да сатып булырлык базар төзеләсе урынны билгеләргә кирәк, ул шәһәр үзәгендәрәк булсын, әмма автотранспорт хәрәкәте өчен кыенлыклар китереп чыгарырлык җирдә булырга тиеш түгел, гомумән, шәһәр шундый 2 базарны сыйдыра ала, ягъни елганың 2 ягында, дигән фикер белдерде. Шәһәр башлыгы базар урыны табу өчен район башлыкларына 2 атна вакыт бирде, уңайлы урын инвестор җире булуга да карамаска, инвесторга башка җир бирү өчен һәр якны канәгатьләндерерлек вариантлар табачакбыз, диде шәһәр башлыгы. «Ләкин авыл хуҗалыгы базарында Татарстанда җитештерелгән продукция кимендә 95 процент тәшкил итәргә тиеш, анда кием-салым, башка товарга урын юк, алары өчен шәһәрдә башка базарлар да җитәрлек», - дип басым ясап әйтте мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100