news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы ике айда беренче тапкыр Татарстанда ковид йоктыруның 110 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда 110 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 71 пациент хастаханәгә китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Шулай итеп, республикада ковид белән авыручылар өченче көн рәттән арта. Алдагы көннәрдә коронавирус йоктыруның 99 һәм 101 очрагы ачыкланган иде.

Искәртик, узган елның 18 декабреннән (111 очрак) башлап Татарстанда бу кадәр авыручылар булмаган.

Коронавирустан терелгән кешеләр саны (127) арткан, ә кичә 78 кеше савыккан булган.

Узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр саны теркәлмәгән. Татарстанда бу чирдән үлем очрагы соңгы тапкыр 20 гыйнварда расланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot