news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисади тотрыксызлык ТР инновация процессларының үсеш динамикасына зур йогынты ясамаган

Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә тотылган чыгымнар арткан

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Икътисад министрлыгында “2009 елда ТР инновацияле эшчәнлек йомгаклары турындагы” дәүләт доклады әзерләнә. Бүген министрлыкның коллегия утырышында документ проекты фикер алышуга чыгарылды.
2009 елның дөнья күләмендә икътисади һәм финанс тотрыксызлыгы шартларында узуына карамастан, Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә тотылган чыгымнар, фәнни казанышларга нигезләнеп җитештерелгән продукция өлеше арткан. Шул рәвешле, икътисади тотрыксызлык республикада инновация процессларының үсеш динамикасына әллә-ни тискәре йогынты ясамаган. 2009 елда инновацияле үсеш турындагы дәүләт докладындагы төп фикер әнә шуннан гыйбарәт.
Документ проекты хакында утырышта Икътисад министрлыгының фәнни һәм инновацияле программалар буенча бүлек җитәкчесе Рәүф Вәлиәхмәтов чыгышы тыңланды. Аннан аңлашылганча, документ проекты НИОКР өлкәсе үсешенең төп йомгакларын эченә ала. Бу материлаллар республикада инновация сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен формалаштырганда нигез булып хезмәт итәчәк. Доклад 7 бүлекне берләштерә. Алар инновацияле эшчәнлекнең макроикътисади ориентирларына, дәүләт инновация сәясәтен гамәлгә ашыруга, инновацияле эшчәнлекнең дәүләт тарафыннан финанслануына, муниципаль берәмлекләрдәге инновацион эшчәнлеккә һ.б. багышлана. Анда китерелгән якынча макроикътисади күрсәткечләрдән аңлашылганча, узган ел республикада тулай төбәк продуктында инновацияләргә тотылган чыгымнарның арта төшүе белән бергә, фәнни казанышларга нигезләнгән продукция җитештерү күләменең үсүе дә күзгә ташлана. 2007 елда шундый 126 ,5 млрд. сумлык, 2008 елда 131,4 млрд. сумлык, ә 2009 елда -138 млрд. сумлык продукция җитештерелгән.
Рәүф Вәлиәхмәтов инновацион өлкәне дәүләт тарафыннан җайга салуда норматив-хокукый база һәм инновацияле инфраструктура булдыру сизелерлек роль уйнады дип саный. Дөрес, әлегә бу инфраструктура субъектларының инновацияле продукция җитештерүдәге чагыштырма авырлыгы товарларның гомуми күләмендә зур түгел. “Идея” технопаркында ул 50 процентка кадәр өлешне алып торса, “Химград” технополисында 8 проценттан артыграк кына.
Бүгенге көндә республикада “Технопарклар структуралары турында” гы, “Инновацияле эшчәнлек хакында” гы закон проектлары эшләнгән. Соңгысы, мәсәлән, Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта узды. Ә менә инновацион процессларны дәүләт тарафыннан җайга салу турындагы шуңа охшаш федераль документ әле фикер алу стадиясендә генә.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100