Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Икътисади үсеш министрлыгы торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсешен чикләргә тәкъдим итте
Электр энергиясе тарифларын 5 процентка арттыру тәкъдим ителә.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәткә 2017-2019 елларда социаль-икътисади үсеш фаразларында торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсеш темпларын чикләргә тәкъдим итте, дип яза «Коммерсант
Халык өчен электр энергиясе тарифларын иң күбе артырга мөмкин - 5 процентка кадәр. Электр челтәре компания тарифларын 3 процентка арттыру тәкъдим ителә, бу 2017 елда 4 процент булачак фаразланган инфляциядән түбән. Җылылыкка тарифлар 4 процент булырга тиеш.
Газг бәясе дә шулай ук 3 процентка артачак. 2017 елда ТКХ өчен гомуми түләүләр инфляциягә тигезләшергә һәм 4 процент тәшкил итәргә тиеш.
2018-2021 елларда тарифлар үсеше темпы шулай ук булачак. Хөкүмәт документны иртәгә, 13 октябрьдә карарга планлаштыра.
Энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр фикеренчә, индексация агымдагы чыгымнарны гына каплау мөмкинлеге бирәчәк, ә инфраструктура үсешенә йогынтысы булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз