news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисади үсеш министрлыгы Татарстанны цифрлы «комлыклар» булдыруда ярдәм итүен сорый

ТРда контроль-күзәтчелек эшчәнлеген цифрлаштыруның яхшы мисаллары күп, диде статс-секретарь — РФ икътисади үсеш министры урынбасары.

Икътисади үсеш министрлыгы Татарстанны цифрлы «комлыклар» булдыруда ярдәм итүен сорый
Рамиль Гали

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). РФ Икътисади үсеш министрлыгы Татарстан хакимиятенә «Эксперименталь хокукый режимнар турында» закон проектын хупларга тәкъдим итте. Яңалык кертелгәннән соң яңа технологияләр кертү процессы тиз булыр дип планлаштырыла. ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә статс-секретарь — РФ икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

«Без Татарстаннан нинди „комлыклар“ ясау мөмкинлеге турында тәкъдимнәр алдык. Әлеге закон проекты кабул ителсен өчен, ярдәм кирәк, чөнки аның килештерүе бик авыр бара. Без Россия Хөкүмәтенең «комлык» фабрикасын ясарга мөмкинлеге булуын телибез. Аны булдыру турындагы карар бер-ике елга сузылмасын иде, ул вакытта актуальлеген югалта. Бу уңайдан Татарстан Республикасына һәм башка төбәкләргә ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтле булачакбыз», — диде Шипов.

Ул шулай ук бүгенге көндә контроль-күзәтчелек эшчәнлегендәге үзгәрешләрнең төп тренды цифрлаштыру булуын билгеләп үтте.

«Монда контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә багышланган конференциядә билгеләп үтелгән Татарстан Республикасыннан бик күп яхшы үрнәкләр бар», — дип уртаклашты министр урынбасары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100