news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисади үсеш өлкәсендә - Казан, муниципаль идарәне оештыруда –Лениногорски районы лидер

Муниципаль берәмлекләр башлыклары быел беренче тапкыр башкарылган эшләре буенча хисап тота

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). РФ Президенты Указы нигезендә, муниципаль берәмлекләр башлыклары быел беренче тапкыр башкарылган эшләре буенча хисап тотарга тиеш. Республика муниципалитетлары үз хисапларын 1 майда ТР Икътисад министрлыгына тапшырган. Җәй дәвамында министрлык 45 муниципаль берәмлектән 65 күрсәткеч буенча алынган докладты тәгаенләү, төзәтмәләр кертү эшләрен алып барган. Нәтиҗәдә, агымдагы елның 1 октябрендә шулар буенча Икътисад министрлыгы әзерләгән җыелма доклад ТР Хөкүмәте сайтында урын алган. Бүген бу хакта Икътисад министрлыгының коллегия утырышында министр урынбасары Рашат Фәттахов хисап тотты. Министр Марат Сафиуллин рәислегендә узган бу утырышта министрның беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Мурат Гадельшин, парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Иҗтимагый палатасының Икътисади сәясәт мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Филзә Хәмидуллин һ.б. катнашты.


Барлык муниципаль берәмлек буенча әзерләнгән җыелма доклад зур күләмле. Ул икътисади үсеш, халыкның керемнәре, сәламәтлек, мәгариф, физкультура һәм спорт, торак-коммуналь хуҗалыгы, көнкүреш һәм производство калдыкларын чыгару, эшкәртү, территорияләрне төзеклектә тоту кебек бүлекләрне эченә ала. Икътисади үсеш өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләгәндә юл хуҗалыгы белән идарә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, җир участоклары биргәндә административ киртәләрне киметү юнәлешләре үзәккә алынган. Бу өлкәдә муниципалитетларның эш нәтиҗәсе барлыгы 16 күрсәткеч буенча бәяләнгән. Докладтан күренгәнчә, бу өлкәдә иң югары нәтиҗәлелекне Казан шәһәре күрсәткән. Икенче урында Минзәлә районы, Бөгелмә районы -3 нче, Чаллы шәһәре - 4 нче урында. Азнакай, Чирмешән, Арча, Зәй, Алексеевский районнары икътисади үсеш буенча иң түбән рейтингны күрсәткән.

Халыкның керемнәре бүлегенә килгәндә, биредә муниципалитетлар эшчәнлеге социаль өлкәнең төп тармаклары буенча бәяләнгән. Нәтиҗәдә, Түбән Кама, Нурлат, Яңа Чишмә, Лаеш районнары һәм Чаллы шәһәре лидерлар бишлегенә чыккан. Ә менә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарәгә яңа икътисади-финанс модельләре кертү, нәтиҗәсез чыгымнарны кыскарту буенча шул ук Чаллы шәһәре, Лаеш районы иң соңгы рәтләрдә. Үз салым базаларын үстерү, финанслар белән идарәнең нәтиҗәлелегенә ирешү, яңа типтагы муниципаль учреждениеләрне сафка бастыру дәрәҗәсе буенча Лениногорски, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре алга чыккан. “Муниципалитет җитәкчеләре үзләре дә бу хисап докладлары төзүгә кызыксыну белдерде. Аларны кайсы территорияләрнең начар, кайсыларының әйбәт эшләве, кемгә карап тигезләнергә кирәклеге кызыксындыра”, -ди министр Марат Сафиуллин.

Министр шул ук вакытта муниципалитетлар эшчәнлеген бәяләүдәге кайбер проблемалы моментларга игътибар юнәлтте. Бүген аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеген гамәлдәге йөзләрчә күрсәткеч ярдәмендә объектив бәяләү бик кыен. Өстәвенә, муниципалитетлар гаять төрле. Нефть төбәге, эре сәнәгать предприятиеләре тупланган районнар, авыл хуҗалыгы районнары бар. Беренчеләрендә, билгеле булганча, җитештерү эшчәнлеге яхшы. Икенчеләрендә проблемалар күп. Кайвакыт авыл районнарының авыр хезмәте бәяләнеп тә бетми. Шуны күздә тотып, министрлык муниципаль берәмлекләрне зурлыгы, авыл хуҗалыгына каравы буенча аерып, аларның нәтиҗәлелеген бәяләүдә федераль индикаторларга нигезләнгән яңа методика эшли.

2010 елда кризис йогынтысын киметү буенча ярдәм чаралары дәрәҗәсе төшәргә тиеш түгел. Марат Сафиуллин журналистлар белән әңгәмә вакытында киләсе елга төп бурыч итеп әнә шуны атады. Аның сүзләренә караганда, социаль ипотека, капиталь ремонт, мәшгульлек, вакытлы эш урыннары булдыру программалары дәвам итәчәк. Күпчелек программаларны финанслауда федераль бюджет та катнашканга, аларның нинди күләмдә булачагын әйтү әлегә кыен. Әмма республика бюджетының үз өлешен киметмәве мөһим, ди министр. Аның күләме тулай төбәк продуктының 4,2 проценты күләмендә булыр дип фаразлана.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100