news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисади хәлне исәпкә алып, ихтыяҗ туса, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтеләчәк

«Предприятиеләрнең алдагы эшчәнлекләре турында фараз мәгълүматлары буенча, агымдагы вазгыятькә бәя биреләчәк һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк», — диде икътисад министры.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Глобаль нефть базарында бүгенге вазгыятьне исәпкә алып, ихтыяҗ туса, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм арттырылачак. Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетында брифингта шулай дип әйтте.

Ул федераль ярдәм программалары гамәлдә булуын, шулай ук, республика ярдәм чаралары да булуын искәртте. «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча республика чаралары анализлана. Ихтыяҗ туса, финанс ярдәме чараларын киңәйтү күздә тотыла», — диде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, предприятиеләрнең алдагы эшчәнлекләре турында фараз мәгълүматлары буенча, агымдагы вазгыятькә бәя биреләчәк һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк. «Чаралар вакытында үткәрелүенә инану өчен, тармак баланс комиссияләре утырышларын уздыру активлашачак», — диде министр.

Моннан тыш, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстанда пенсия бүлеге, ТР буенча социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан социаль түләүләр вакытында барып ирешүе контрольдә тотылачагын әйтте.

«Җирле үзидарә органнары, мәшгульлек үзәкләре, предприятиеләрнең үзара бәйләнешле эшен тәэмин итү өчен, республиканың төп оешмаларында социаль вазгыять мониторинглана. Хезмәткәрләр кыскартылган эш атнасына күчерелгән очракта, хезмәт хакы дәрәҗәсе тикшерелә. Салым түләүләре дә контрольдә тотыла. Шул рәвешле икътисадтагы хәлләр аркасында чаралар күрү буенча кординацияле эш төзелгән», — диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов глобаль нефть базарындагы вазгыять даими күзәтүдә булуын әйтте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100