Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчылар һәм финанс хезмәткәрләре яшьләр берлеге Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерә
2018 елда Бөтенроссия, Халыкара олимпиадалар һәм конкурсларда 23 меңнән артык студент катнашкан.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Икътисадчылар һәм финанс хезмәткәрләре яшьләр берлеге Бөтенроссия, Халыкара олимпиада һәм конкурслар үткәрүгә ярдәм күрсәткәне өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерә. Бу турыда республика башлыгына берлек исеменнән юлланган хатта хәбәр ителә.
«РФ Икътисадчылар һәм финанс хезмәткәрләре яшьләр берлеге Сезгә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерә», - диелә документта.
Оешмада билгеләп үтүләренчә, олимпиада, бәйгеләрдә катнашучылар һәм җиңүчеләр арасында Татарстанның лаеклы вәкилләре бар. «Җиңүчеләр төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә дәүләт хезмәте өчен лаеклы кадрлар резервы була ала», - дип искәрткәннәр оешмада.
РФ Икътисадчылар һәм финанс хезмәткәрләре яшьләр берлеге шулай ук Рөстәм Миңнехановтан яшьләрнең оешма тарафыннан үткәрелә торган олимпиада һәм конкурсларда катнашулары турында хәбәр итүен, төбәк җиңүчеләренә карата кызыксындыру чаралары күрүен сораган.
2018 елда Россия, Белоруссия, Украина һәм Казахстаннан 23 меңнән артык студент, аспирант, яшь укытучылар һәм галимнәр 23 олимпиада һәм конкурста катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз