news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчылар 2020 елда икмәккә һәм яшелчәләргә бәя арту мөмкинлеген әйтте

Халыкның түләү сәләте кимү сәбәпле, яшелчә, икмәк-күмәчкә, йомырка һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларына ихтыяҗ даими арта бара, ә бу аларның кыйммәтләнүенә китерә.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Икътисадчылар 2020 елда икмәккә һәм яшелчәләргә бәя арту мөмкинлеген әйтте. Бу хакта РИАНовости хәбәр итә.

Икътисадчылар сүзләренә караганда, халыкның түләү сәләте кимү сәбәпле, база продуктларына (яшелчә, икмәк-күмәч эшләнмәләренә, йомырка һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларына) ихтыяҗ даими арта бара, ә бу аларның кыйммәтләнүенә китерә.

Ачык грунтта үскән яшелчәләргә (бәрәңге, чөгендер, кишер, суган — редакция иск.) бәяләр артырга мөмкин. «Ихтыяҗ арзанрак әйберләргә арта», - дип сөйләде Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең авыл хуҗалыгы азык-төлек сәясәте үзәге директоры Наталья Шагайда.

Аграрийларның сүзләренә караганда, Россиядә уңыш өчен туктаусыз ярыш бара, ул продуктларның сыйфатына тискәре йогынты ясый. Мәсәлән, бодай чәчүлекләре артканнан соң, фермерлар аның сыйфатын яхшыртучы матдәләр сатып алырга мәҗбүр, бу исә икмәк бәясенә тәэсир итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100