news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы Марат Сафиуллин: Татарстан икътисады кризиска бирешмәячәк

Эксперт фикеренчә, республика икътисады нефть бәяләренә бәйле түгел.

Икътисадчы Марат Сафиуллин: Татарстан икътисады кризиска бирешмәячәк
Владимир Васильев

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Дөньяда нефть бәяләре кимүгә һәм коронавирус эпидемиясе таралуга карамастан, Татарстанга бу катлаулы чорда ныклы икътисады ярдәм итә. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры, КФУның икътисади һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин сөйләде.

«Республикада бюджетны тәэмин итү чыганаклары күп. 1990 елларда керем базасының 60 проценттан артыгы Татнефтьхисабына формалаша иде. Хәзер ул өчтән бер өлешен генә тәшкил итә», — диде Сафиуллин.

Эксперт сүзләренчә, республика нефтьне эшкәртеп ясалган продукцияләр җитештерүгә өстенлек бирде, ә аларның бәяләре һәрвакыт тотрыклырак.

«Татарстан моңа кадәр инфраструктураны ныгытуга зур игътибар бирде. Шуңа күрә хәзер без чыгымнарны социаль һәм икътисади программаларга юнәлтә алабыз», — дип аңлатты икътисадчы.

Марат Сафиуллин белән әңгәмәне иртәгә sntat.ru сайтында укый аласыз. Видеоверсияне «Татар-информ» каналында Ютубта күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100