news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министры урынбасары Стратегия-2030га нинди үзгәрешләр кертелгәнен аңлатты

Стратегиянең бурычлары һәм максатлары үзгәрмәячәк, дип ассызыклады Олег Пелевин.

(Казан, 19 октябрь, «Татар информ», Надежда Гордеева). Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү турында сөйләде. Бу турыда ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә Комитеты утырышында хәбәр итте.

Профиль комитет рәисе Альберт Хәйруллин, бүгенге шартларда, Стратегия -2030га үзгәрешләр кертү көтелүе белән кызыксынды.

«Бу сорау хакында фикер алышынды. Беренчедән, шуны ассызыклыйсыбыз килә: Стратегиянең максат һәм бурычлары үзгәрмәячәк. Хәтта 2019нчы елда үзгәрешләр керткәндә дә, максат һәм бурычлар үзгәрешсез калды. Дәүләт проектларын тормышка ашыру күзлегеннән берникадәр синхронлаштырылды, аеруча, экологиягә һәм цифровизациягә караган бүлек өстәлде», — дип хәбәр итте Пелевин.

Икътисад министры урынбасары Россия Президентының «2030нчы елга кадәр илебезнең милли үсеш максатлары турындагы» указның кабул ителүен искә алды.

«2024нче елга кадәр кабул ителгән бурыч һәм максатлар 2030нчы елга кадәр озайтылды. Димәк, бурыч һәм максатлар үзгәреш кичерми. Шул ук вакытта, максатчан күрсәткечләр үзгәрде. Хәзерге вакытта безнең алдыбызда шундый сорау яки эчке дилемма тора: максатчан күрсәткечләрнең үзгәрүе күзлегеннән Стратегиягә үзгәрешләр кертеләчәкме? Әлегә бу сорау турында фикер алышына», — дигән нәтиҗә ясады ул.

Моңа кадәр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда Стратегия -2030гә үзгәрешләр кертү турында хәбәр иткән иде. Бу шәһәрнең максатчан күрсәткечләргә вакыттан алда ирешүенә бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100