news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисад министры Теләче сәнәгать мәйданчыгында резидентларның эшчәнлеге белән танышты

Теләче сәнәгать мәйданчыгында 12 резидент эшли,4 резидент эш башларга җыена.

(Теләче, 24 апрель, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев булып китте. Ул муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов озатуында Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, анда урнашкан резидентларның эшчәнлеге белән танышты, дип яза җирле басма.

Республикабызда сәнәгать мәйданчыклары урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатыннан төзелделәр. Әтнә, Әлки, Апас, Чирмешән, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Тукай, Кайбыч Һәм Мөслим районнарында бөтенләй юк алар. Аксубай, Норлат, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында төзелгәннәре дә уңышлы эшләп китте дип әйтеп булмый. Эшләсә дә, берничә резидент кына эшләп килә. Безнең Теләче мәйданчыгында гына килгәндә, шөкер итәсе генә кала. Бүген биредә 12 резидент эшли,4 резидент эш башларга җыена. Идарәче компания җитәкчесе Айдар Мирсәетов белдергәнчә, 2017 елда әлеге резидентлар тарафыннан 115 миллион сум керем салымы, 8 миллион сум НДФЛ салымы түләгәнгән.

Бүген Теләче сәнәгать мәйданчыгында дистәдән артык резидент эшләп килә. ТР икътисад министры шуларның иң күренеклеләрендә - “ЛМР - Пласт”, Аванград-строй”, ”Богородские розы. Теплицы”, “Кряж” ширкәтләрендә булды.

2014 елда Төркиядә яшәүче дин кардәшләребез инвестицияcе нигезендә ачылган “ЛМР - Пласт” ширкәтендә бүген өй һәм бакча өчен кирәк булган йөзгә якын пластик савытлар эшләнә. Биредә хезмәт өч сменада оештырылган. Хәзер биредә 150гә якын теләчеле хезмәт куя. Алар керләр салу өчен кәрҗиннәр, идән юу өчен мастер - моплар, умарта балы, йомырка салу өчен мульти - бокслар, чиләкләр һәм башка әйберләр ясыйлар. ЛМР-Пласт” эшчеләре җитештергән продукция бүген бөтен Россия буенча, мәсәлән, Иркутск, Новосбирск, Екатеринбург, Сакт-Питербург һәм башка шәһәрләренә тарала, Казахстанга, Белоруссиягә җибәрелә. Гадәттә, Россиядә “ЛМР - Пласт” продукциясен “Пятерочка”,”fig sprais” кибетләрендә сатып алырга мөмкин. “ЛМР - Пласт” ширкәтен чимал белән “Нижнекамнефтехим” ширкәте тәэмин итеп тора. Заводның генераль директоры Госман Кәбиров белдергәнчә, чимал белән өзеклек туганы юк икән. Шунысы сөенечле, ЛМР - Пласт” ширкәте продукциясенә ихтыяҗ бик зур. Заказлар буенча эшләп өлгерә алмыйлар. Шуңа күрә алар киләчәктә киңәюне, җитештерүне ике тапкыр арттыруны күздә тоталар, диелгән район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot