news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Премьер-министр урынбасары булды

«Президент икътисад министры Премьер-министр урынбасары статусында эшләячәк дигән карар кабул итте», — диде Алексей Песошин.

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Премьер-министр урынбасары булды
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Премьер-министр урынбасары вазифасына расланды. Аны Дәүләт Советы утырышында Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте.

Хөкүмәт башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтовның икътисад министры вазифасында 2020 елның гыйнварыннан эшләгәнен, элегрәк министрлык белән 2010-2014 елларда идарә иткәнен искәртте.

«Аның финанс-икътисади эшчәнлектә тәҗрибәсе бай, аңа комплекслы һәм системалы фикерләү хас. Быел Татарстанда икътисадның кисәк төшүенә юл куелмады. Татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсе сакланды. Икътисад министрлыгының өлеше монда аз түгел», — диде Алексей Песошин.

Ул кризиска каршы чаралар күрелгәнен билгеләп узды. «Тулай төбәк продукт күләмен үстерү — стратегик бурыч, 2030 елга 5 трлн сумнан да ким итмәү бурычы тора», — диде.

Алексей Песошин Икътисад министрлыгы алдында торган бурычларны искәртте. «Президент тарафыннан икътисад министры Премьер-министры урынбасары статусында эшләячәк дигән карар кабул ителде. Мин ышанам: Мидхәт Рәфкатовичның белеме һәм тәҗрибәсе барлык бурычларны хәл итәргә булышачак», — диде.


Мидхәт Шаһиәхмәтов — дәүләт эшлеклесе, Казанның Мәскәү районы администрациясе башлыгы урынбасары (1996-1997), ТР дәүләт милке белән идарә итү комитеты рәисе урынбасары (1996-1997), РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары (1998-2007), аннары җитәкче (2007-2009), ТР Премьер-министры (2009-2010), аннары ТР Президенты (2010) ярдәмчесе, ТР икътисад министры (2010-2014), ТР Милли банкы идарәчесе (2014-2017), ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (2017 елдан). 2020 елның 21 февраленнән яңадан ТР икътисад министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100