Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Икътисад министры: Кибеттән күпләп товар сатып алырлык сәбәпләр юк
Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның икътисад базарындагы хәзерге хәлләр шартларында эш итү тәҗрибәсе бар дип юатты.
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Икътисадта, глобаль нефть базарында туган катлаулы вазгыять белән бәйле рәвештә, бәя күтәрелүдән куркып, кибеттән күпләп товар сатып алырлык сәбәпләр юк. Республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетында брифингта шулай дип әйтте.
Аның сүзләренчә, глобаль базардагы бүгенге хәлләр аркасында хафаланырлык урын юк.
«Хафаланмаска, ниндидер товарларны күпләп сатып алырга киңәш итмим. Әлегә моңа сәбәпләр юк. Илдә мондый вазгыять булганы бар иде инде, без аларны үттек. Бюджетта билгеләнгән барлык социаль бурычлар үтәләчәк», — дип ышандырды министр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бүген илнең, Татарстанның, элеккегә караганда да, мондый вазгыятьтә чаралар күрү буенча тәҗрибәсе зуррак. «Узган вакыйгалардан чыгып, «куркынычсызлык мендәре» булдыру өчен чаралар исәпләнгән», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз