news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад министрлыгы вәкилләре Актаныш районы эшмәкәрләре белән очрашты

Районда кече һәм урта эшкуарлыкның торышы, аны үстерү мәсьәләләре каралды, бу юнәлештәге уңышлар һәм проблемалар барланды.

Икътисад министрлыгы вәкилләре Актаныш районы эшмәкәрләре белән очрашты
Лилия Бәхтиева

(Актаныш, 27 сентябрь, "Татар-информ",  "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева). Икътисад министрлыгының баланс комиссиясе вәкилләре Актаныш районы эшмәкәрләре белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларның элегрәк үткәрелгән комиссияләрдән аерып торучы төп үзенчәлеге булып авыл эшкуарларына практик ярдәм күрсәтүгә юнәлгәнлеге тора. Моның өчен комиссия түгәрәк өстәлләр үткәрә һәм районның әйдәп баручы оешмаларының эшчәнлеге белән турыдан-туры таныша.

Яңарыш кичергән баланс комиссиясенең чираттагы утырышы 26 сентябрь көнне үз эшчәнлеген Актаныш районында җәелдерде. Шунысы игътибарга лаек, район эшкуарларын әлеге яңа формат шактый кызыксындырган булып чыкты.


Эшлекле киңәшмә барышында Актаныш районында кече һәм урта эшкуарлыкның торышы, аны үстерү мәсьәләләре каралды, бу юнәлештәге уңышлар һәм проблемалар барланды.

Биржа мәйданчыгына багышланган түгәрәк өстәл спикерлары мәйданчык эшен тәкъдим итеп, реаль вакыт режимында ресурсның барлык функцияләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтеп, теркәлү барышын аңлатты. Фермерлар тәҗрибә уртаклашты һәм булган проблемалары буенча экспертлар белән киңәште. 

Район эшмәкәрләре актив фикер алышты, үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, төрле ярдәм чаралары белән кызыксындылар. Күтәрелгән барлык сораулар Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан игътибарга алынды.

Шулай ук Икътисад министрлыгы һәм эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белгечләре районның кече һәм урта бизнес оешмаларына нинди ярдәм күрсәтергә мөмкин булуын бәяләү өчен районның әйдәп баручы предприятиеләрендә дә булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100