news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисад министрлыгы тулаем төбәк продуктының еллык үсешен 3,6 процент итеп планлаштыра

Биш елда республика тулаем төбәк продукты үсеше 118 процентка җитәргә тиеш.

Икътисад министрлыгы тулаем төбәк продуктының еллык үсешен 3,6 процент итеп планлаштыра
архив

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Икътисад министрлыгы 2024 елга кадәр тулаем төбәк продуктының үсешен фаразлаган. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында билгеле булды.

«Россия Президенты боерыгын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, алты елга фаразлар буенча 2024 елда Тулаем төбәк продукты үсеше 117,9% (сәнәгать – 120,4%, авыл хуҗалыгы – 112%) тәшкил итәчәк», – диде республика Икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Министр сүзләренчә, 2018 елда Тулаем төбәк продукты 2,4 трлн сум тәшкил иткән, үсеш - 101,5% .

news_right_1
news_right_2
news_bot