news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисад булса, яшибез дигән сүз - Президент юлламасына карата фикерләр

Рафаил Хәкимов, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Айрат Фәйзрахманов, Индус Таһиров үз фикерләре белән уртаклашты.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). 21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасы уңаеннан сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә үз фикерләрен әйтте. 

"Икътисад булса, яшибез дигән сүз"

Татарстан республикасының фәннәр академиясе вице-президенты Рафаил Хәкимов юлламаның икътисади өлешен кызыксынып тыңлавын әйтте. “Икътисадның алга китүе мине шатландырды. Президент 104% үсеш булуын билгеләп үтте. Миңа калса, бу безнең өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Ике ел икътисад үзгәрешсез торды. Узган еллардагы юлламада сүз күбрәк кризис турында барса, быел ничек аннан чыктык һәм кайсы юл белән баруыбыз хакында сөйләнелде. Заводлар ачыла, химия дә, КамАЗ да аякка басты, авиация дә әз-мәз рәтләнә, Иннополис хәзер үсеп китте. Безгә тагын нәрсә кирәк? Икътисад булса, яшибез дигән сүз.”

"Соңгы арада татар телле шәһәр мәдәнияте үсә башлады"

Тарих фәннәре докторы Айрат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, соңгы елларда татар телле шәһәр мәдәнияте үсеп килә, аңа дәүләт ярдәме кирәк. Ләкин юлламада татар мәдәнияте үсеше авыл белән генә бәйләп күрсәтелде ди ул.

“Юлламада яңа проектлар, яңа инициативалар турында ишетелде. Мәсәлән, Президент патриотизмны үстерү өчен балаларга Татарстанның шәһәр, районнарын күрсәтергә кирәклеген әйтте. Шәхсән миңа, тарихчы буларак, бу тәкъдим кызык тоелды.

Кызганыч, юлламаның бик аз өлеше генә татар телендә яңгырады. Ике дәүләт теле булганлыктан, миңа калса, юллама татар телендә дә, русча да иллегә-илле яңгырарга тиеш. Татар телен аңламаучылар өчен синхрон тәрҗемә дә кулланып булыр иде. Моны тормышка ашыру өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр бар бит.

Татар теле һәм мәдәнияте дигәндә, зур игътибар авылга бирелде. Ягъни, татар мәдәниятенең үсеше авыл белән бәйле. Миңа калса, бу безнең өчен кызганыч әйбер, чөнки соңгы арада татар телле шәһәр мәдәнияте үсә башлады. Димәк, шәһәр яшьләренең әлеге инициативаларын Президент дәрәҗәсенә җиткереп булмаган. Минем фикеремчә, татар теле һәм мәдәнияте беренче чиратта шәһәр белән бәйле булырга тиеш. Әлбәттә, авыл ул безнең чишмә башы, әмма хәзерге дөнья – ул шәһәрләр дөньясы. Әгәр дә без татар милләтен әйдәп бару итеп күрәсебез килә икән, иң беренче чиратта, шәһәр мәдәниятен үстерергә кирәк. Яңа музыка, төрле урбанистик проектлар татар телендә дә яңгырарга тиеш дип уйлыйм.

Шулай ук Татарстан дәүләтчелеге үсеше хакында да фикерләр ишетәсе килгән иде. Без гади регион түгел, без – республика, без – дәүләт. Бу хакта конституциядә дә язылган. Бу хакта халыкка күбрәк ишеттерегә кирәк дип саныйм. “Без республика”, “безнең дәүләтчелегебез бар”, “без көчле” кебек сүзләр соңгы елларда юлламалардан китте. Мәсәлән, ун еллар элек яңгыраган юлламаларда дәүләтчелегебез хакында еш ишетелә иде. Быелгы юлламаның төп өлеше икътисадка гына бәйле булды,” – дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.

"Президент Болгар академиясенә карата үз фикерен ачык күрсәтте"

Татарстан мөфтие урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Президент чыгышында социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирелүен ассызыклап үтте. “Чыннан да бүген икътисади кризис шартларында, җәмгыятьтәге баланс югалмасын өчен халыкның социаль проблемаларын хәл итү мөһим. Юлламада милләтара, дини мәсьәләләргә дә игътибар бирелде. Һәм бу өлеш шактый зур урын алды дип әйтергә мөмкин. Шулай ук икътисад өлкәсенә күбрәк инвестицияләр җәлеп итү хакында да әйтелде. Президент аерым Болгар академиясенә тукталды. Һәм аныклап, Болгар академиясе – ул дин өлкәсендә белгечләр әзерләүче югары уку йорты булачак дип әйтте. Монда хөкүмәтнең позициясе шактый ачык күренә. Чөнки бүген татар зыялылары арасында да бу хакта бәхәсләр бара.

Дәүләт үз халкы белән үз телендә сөйләшә алмый

“Быелгы Президент юлламасы яшәешнең бөтен тармакларын да үз эченә алган. Шунлыктан кайбер нәрсәләр ачылмый да калган, – дип белдерде Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров. – Әйтик, татар теле мәсьәләсе, аның кыенлыклары, ул кыенлыкларны җиңү мәсьәләсе. Болар тезис рәвешендә генә бирелде, ләкин тулырак яктыртылмый калды. Татар теленә, татарга игътибар күбрәк булса, әлбәттә, яхшырак булыр иде.

Шуны да әйтергә кирәк: юллама башлыча рус телендә генә яңгырады. Анда утырган, татарча белмәүче кешеләргә телне өйрәнү өчен бер стимул булыр иде. Чөнки татар телен дәүләт теле итү – ул чын мәгънәсендә дәүләтнең үз халкы белән үз телендә сөйләшүе дигән сүз. Ә бүген безнең дәүләт, ни кызганыч, үз халкы белән үз телендә сөйләшә алмый.

Ә инде икътисади мәсьәләләргә килгәндә, әлбәттә, уңышларыбыз бик зур. Ул турыда әйтелде. Татарстан Россиянең бик күп регионнары белән чагыштырганда күпкә алда бара, ул башкаларга өлге булып тора. Бигрәк тә халыкара, икътисади мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә Президент үзе даими йөреп, өйрәнеп, күргәннәрен монда тормышка ашырып, башка илләр белән икътисади элемтәләр төзүне беренче урынга куеп бара. Алары бик әйбәт.

Фән һәм мәктәп, укыту мәсьәләләре кузгатылды, ләкин алар тулысы белән ачылмады. Шул ук БДИ, татар мәктәпләрен саклап калу мәсьәләсе, алар чын мәгънәсендә бармы, буламы, киләчәге нинди рәвештә? Менә болар турында тезис рәвешендә генә әйтелде, тирәнрәк тукталырга кирәк иде дип уйлыйм.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100