news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисад белән бәйле һәр эштәге кебек, процесс тиз булмаячак — Татфондбанк хакында Хохорин

Министр экспертиза эшләре башлануын хәбәр итте.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советы V чакырылыш депутатларының 25 нче утырышы барышында Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин “Татфондбанк” эше буенча аңлатма бирде.

“Җинаять эше кузгатылды. Эш күләме бик зур. Эзләнү-оператив төркем ныгытылды, тоткарлаулар, повесткалар, судка мөрәҗәгатьләр булды, документлар йолып алынды. Экспертиза башлана”, – диде министр депутатлар сорауларына җавап биреп.

“Икътисад белән бәйле һәр эштәге кебек, процесс тиз булмаячак. Без эшлибез”, – диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot