news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

III Халыкара «Татар сүзе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

III Халыкара «Татар сүзе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Салават Камалетдинов

III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Быел конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.

«Конкурста 3200 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның утызы җиңүче исеменә лаек дип табылды», - дип хәбәр итә оештыручылар.

«Телебез язмышына кагылышлы гамәли бәйгеләр күп. Бу бәйге - иң дәрәҗәләрнең берсе. Без бүген эчтәлекле бәйрәмнең шаһите булачакбыз. Тамашачылар телебезнең нинди матур икәненә, мирасыбыз барлыгына инанырлар. Өч тапкыр узган бәйгегә бер йөз меңнән артык татар теленә битараф булмаган милләттәшләребезне җәлеп иттек. Ә йөз мең татар - бик зур көч», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Гала-концертта хәбәр ителгәнчә, бәйгенең премиаль фонды - бер миллион сум.

Җиңүчеләр исемлеге:

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында

«Шигърият»:

  • I урын - Гилманов Хәсән Нияз улы (Казан)
  • II урын - Таишева Ләйлә Фәрид кызы (Казан)
  • III урын - Еремеева Сафия Александр кызы (Казан)

«Проза»:

  • I урын - Кәримова Айсылу Зөлфәт кызы (Балтач)
  • II урын - Миргаязов Аслан Алмаз улы (Казан)
  • III урын - Садриева Язгөл Илдар кызы (Актаныш)

11–17 яшьлек катнашучылар арасында

«Шигърият»:

  • I урын - Кәримова Азалия Рафаэль кызы (Түбән Кама)
  • II урын - Сәләхиев Рәлиф Ринат улы (Түбән Кама)
  • III урын - Шәмсетдинов Азамат Айдар улы (Яшел Үзән, Осиново)

Проза:

  • I урын - Фәсихова Диләрә Нияз кызы (Казан)
  • II урын - Муллагалиева Диләрә Илфат кызы (Балтач)
  • III урын - Галәветдинова Гөлфия Надир кызы (Арча)

18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында

«Шигърият»:

  • I урын - Ихсанов Рузиль Марат улы (Әлмәт)
  • II урын - Хаматов Ленар Дамир улы (Балтач районы, Куныр авылы)
  • III урын - Әгъләмова Гөлшат Әмин кызы (Чирмешән районы, Әмир авылы)

«Проза»: 

  • I урын - Шәмсемөхәммәтова Рәмилә Илдар кызы (Казан)
  • II урын - Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Казан)
  • III урын - Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы (Балтач)

Махсус бүләк - Антипова Земфира Робес кызы (Казан)

Иҗади гаиләләр арасында

  • I урын - Кәримовлар гаиләсе (Теләче)
  • II урын - Хәбибрахмановлар гаиләсе (Казан)
  • III урын - Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы, Байсар авылы)

Махсус бүләк - Мансуровлар гаиләсе (Теләче)

Махсус бүләк - Якуповлар гаиләсе

Профессионаллар арасында

  • I урын - Закиров Илнур Ильяс улы (Казан)
  • II урын - Вәлиева Зөлфия Наил кызы (Казан)
  • III урын - Гадбелхакова Җәүһәрия Саетгали кызы (Пермь)
  • III урын - Казан театр училищесының 3 курс студентлары (Казан)

«Үзем язган шигырь» номинациясендә

I урын - Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы (Казан)

  • II урын - Галимова Разия Вагиз кызы (Спас)
  • II урын - Сәлахов Рифат Гали улы (Казан)
  • III урын - Нуриев Айдар Алфас улы (Түбән Кама)

«Үзем язган әсәр» номинациясендә

III урын - Әхмәтҗанова Екатерина Александр кызы (Ямал-Ненец автономияле округы, Салехард шәһәре)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100