Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
III Бөтенроссия Коръән бәйгесендә җиңүче гомрәгә юллама белән бүләкләнде

Казанда кызлар һәм хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган III Бөтенроссия Коръән конкурсы тәмамланды. Анда Татарстаннан Шоира Ашурова («Тулы Коръәнне яттан белү») җиңүче булды, ул гомрәгә юллама белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтенроссия бәйгесе Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Ният» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фондлары ярдәмендә оештырылды. Анда Идел буе, Себер һәм Кавказ төбәкләреннән 70 кеше катнашты.
Бәйге Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръән ятлаган мөслимәләрне хуплау һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелде.
Бүләкләү тантанасында бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне, хөрмәтле кунакларны, остазларны, оештыручыларны һәм бу күркәм чарага үз өлешен кертүчеләрне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Булат Низамов сәламләде һәм котлады.
Бәйгедә катнашучыларның белем һәм күнекмәләренә БИА профессоры, Йәмәннән шәех Сәиф әл-Асриның хәләл җефете, Коръән-хафизә, Коръәнне 10 кыйраәт буенча укуда иҗазәткә ия булган Каукаб әл-Асри җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде. Жюри составына шулай ук Татарстан һәм Чечня Республикасыннан Коръән-хафизлар керде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча шулай ук Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзен яттан белү («Татар Хафизә» проектында катнашучылар өчен генә); «Һәфтияк Шәриф»; 8 җүзне яттан белү буенча номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз