news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

II Үзбәкстан-Россия яшьләр форумы узды

Форум 12-18 февраль көннәрендә Үзбәкстанның Ташкент, Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләрендә үтте.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). 12нән 18 февральгә кадәр Үзбәкстанның Ташкент, Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләрендә II Үзбәкстан-Россия яшьләр форумы узды. Биредә ике илнең дә сәләтле яшьләре катнашты. Бу хакта Үзбәкстандагы Татарстан вәкиллеге хәбәр итә.

Форум кысаларында Үзбәкстан, Россия делегациясе вәкилләре - талантлы яшьләре очрашты. Россия делегациясенә башкарма хакимият органнары, иҗтимагый структура вәкилләре, яшь эшмәкәрләр һәм галимнәр кергән.

Форумның эшлекле программасы нигезендә мәгариф, фән һәм технологияләр, җәмәгать дипломатиясе секцияләре эшли.

Форум Үзбәкстан һәм Россия яшьләре берлекләре арасында хезмәттәшлек турындагы Меморандум нигезендә үткәрелде. Чара алга таба хезмәттәшлек итү өчен ике ил яшьләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot