news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ИИ-ЗАМАН Хак» онлайн-хакатоны җиңүчеләре билгеләнде

«ИИ-ЗАМАН Хак» онлайн-хакатоны җиңүчеләре билгеләнде
Фото: ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты телеграм-каналы

Машиналы өйрәтү һәм текстларны эшкәртү технологияләренә багышланган «ИИ-ЗАМАН Хак» онлайн-хакатоны җиңүчеләре билгеләнде. Катнашучыларга татар телендәге текстларны әдәби телдәге формага үзгәртү алгоритмнарын эшләргә кирәк иде. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты телеграм-каналы хәбәр итә.

Интеллектуаль ярыш AIRI институты һәм Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан уздырылды. Датасет Гамәли семиотика институты галимнәре ярдәме белән төзелде.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әлеге чараны 2026 елгы Kazan Digital Week алдыннан оештырыла торган Kazan Digital Legends халыкара хакатоннар сериясен башлап җибәргән уңышлы чара дип атады. Анда катнашучыларга уңышлар теләде, проектларны камилләштереп, алга таба да Академия грантларында катнашырга чакырды.

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов катнашучылар арасында таныш йөзләр булуын, студентларның төрле бәйге-хакатоннарда катнашуы бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады.

«ИИ-ЗАМАН Хак» хакатонында 90 команда – 300гә якын студент катнашты.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1 урын – Sota командасы (Мәскәү, Петербур)

2 урын – Sk ML team командасы (Сколково)

3 урын – КФУның AllegroCode командасы (Казан)

news_right_1
news_right_2
news_bot