Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
II Төрки яшьләр фестивале эшен башланырга тора
Аны рәсми ачу тантанасы ТР парламентында уздырылачак
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 7-12 октябрь көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәге базасында II Төрки яшьләр фестивале уздырыла. Чара ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырыла.
Фестивальне ачу тантанасы иртәгә ТР Дәүләт Советының кече залында сәгать 13.00 дә булачак. Анда республика парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашыр дип көтелә, диелә ТР закон чыгару органының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.
“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, икенче тапкыр гына уздырыла торган быелгы әлеге чарада дөньяның төрле почмакларында эшчәнлек алып баручы 28 оешмадан 70кә якын активист катнашуы көтелә. Делегатлар арасында әзербайҗан, балкар, башкорт, гагауз, иран төркмәннәре, казакъ, кыргыз, ногай, төрек, хакас, чуваш, карачай, татар кебек төрле милләт вәкилләре бар.
Фестиваль кысаларында фикер алышулар, экскурсияләр, мәдәни чараларны тамаша кылу, Казан белән таныштыру да күздә тотыла. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мулла” спектаклен күрсәтү, Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган фильмнарны тәкъдим итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз