news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

II Халыкара “Төрки дөньяда күнчелек эше” фестивале була

Чара кысаларында, мастер-класслар, күргәзмәләр дә оештырыла

 (Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 18-21 сентябрь көннәрендә Татарстанда II Халыкара “Төрки дөньяда күнчелек эше” фестивале уздырылачак. Фестивальне ТР Милли музеенда үткәрү планлаштырыла. Чара кысаларында, “Төрки күн: сәнгать һәм гореф-гадәтләр” күргәзмәсен тәкъдим итү, “Төрки халыкларның күнне сәнгати эшкәртүе” фәнни симпозиумы эшләячәк, мастер-класслар оештырылачак.

Фестивальдә Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Россиянең төрле төбәкләреннән күнне декоратив эшкәртүчеләр катнашуы көтелә.

“Төрки күн: сәнгать һәм гореф-гадәтләр” күргәзмәсен тәкъдим итү, фәнни симпозиум эше 19 сентябрьгә, ә мастер-класслар уздыру исә 20 сентябрьгә планлаштырылган. Шулай ук, бу көнне тарихчы һәм сәнгатьче Л. Саттарованың «Сахтиян читек, саурый үкчә» китабын тәкъдим итү дә каралаган, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Фестиваль “Казан - Төрки дөньяның мәдәни башкаласы -2014” кысаларында, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot