Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
II Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Күренекле сынчы Васил Маликов исемендәге II Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә. Конкурста бөтен Россиядән сәләтле балалар, яшүсмерләр һәм 23 яшькә кадәрге студентлар катнаша ала.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгегә эшләр 2026 елның 10 октябренә кадәр берничә номинациядә: һөнәрчелек традицияләре; новаторлык һәм оригинальлек; монументаль скульптура (фонтаннар һәм кече архитектура формалары эскизлары); академик рәсем кабул ителә.
Эшләр жюри тарафыннан берничә критерий буенча бәяләнәчәк, шул исәптән проектның бөтенлеге, осталык дәрәҗәсе һәм иҗади креативлык исәпкә алыначак. Җиңүчеләр өч яшь төркемендә (7–10, 11–15 һәм 16–23 яшь ) билгеләнәчәк.
Катнашу өчен 10 октябрьгә кадәр гаризаны һәм эшләрнең фотоларын ak.kalfak@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурста катнашу түләүсез. Лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы 2026 елның ноябрендә йомгаклау күргәзмәсен ачу кысаларында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз