news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиһаншиннар гаиләсе Арчада шәҗәрә фестивалендә Саба данын яклады

Җиһаншиннар гаиләсе Арчада шәҗәрә фестивалендә Саба данын яклады
Фото: https://saby-rt.ru/

Эзмә-Өтернәс авылыннан Җиһаншиннар гаиләсе Арчада «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона турында катнашты. Көндәшләре Кукмара, Саба, Теләче, Питрәч, Мамадыш, Биектау, Әтнә, Балтач районнарыннан килгән иде. Гадәттәгечә, башта мәдәният йорты фойесында милли гаилә ризыклары һәм шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Күргәзмәдән соң, бәйгенең иҗади өлеше узды. Аннары сәхнәдә бҗйгедә катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде.

Саба районыннан килгән Җиһаншиннар гаиләсе регламентка сыешулары (7 минут) ягыннан барысын да уздырды.

Барысын да мәртәбәле жюри хәл итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсенә 1 урын (100 мең сум), Теләчедән Фәләхиевлар 2 урын (80 мең сум), Сабадан Җиһаншиннар гаиләсе 3 урын (60 мең сум) бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100