news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Смирнов: «Сәләт»кә татар телен камил белгән әйдаманнарны гына алабыз

Ә балаларны лагерьга алу аларның милләтенә яки диненә бәйле түгел, диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Сәләт» лагеренә әйдаманнар итеп татар телен камил белгән яшьләрне генә алалар.

Бу хакта «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов «Татар-информ» да узган журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Аланнарның әйдаманнарына татар телен белү мәҗбүри. Әйдаманнарны 1-2 курста укучы студентлар арасыннан сайлыйбыз. Ә балаларны лагерьга алу аларның милләтенә яки диненә бәйле түгел. Безнең өчен беренче чиратта баланың казанышлары тора. Ә ял вакытында бала уку-укыту программалары, җырлар, уеннар, төрле чаралар һәм аланнарның юнәлешләре йогынтысы нәтиҗәсендә татар теле мохитенә чума», — диде Игорь Смирнов.

Шулай ук, журналистлар белән очрашуда «Сәләт»нең «Раушан» һәм Кырымдагы «Ак Барс» аланнарына татар телен белгән балаларны гына алулары турында әйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100