news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Сивов: «Казан башкарма комитетында эшләү минем өчен тормыш мәктәбе булды»

Шәһәрнең башкарма комитеты аппараты җитәкчесе FISU президенты баш киңәшчесе итеп билгеләнде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов FISU Халыкара студентлар спорт оешмасы президенты генераль киңәшчесе итеп билгеләнде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин җиткерде.

«Хезмәттәшебез  халыкара орбитага чыга. Аерылышасы килми, ямансу, билгеле... Игорь Сивов FISU Халыкара студентлар спорт оешмасы президенты генераль киңәшчесе вазифасына күчә. Бу безнең өчен үзенчәлекле оешма, -дип билгеләп үтте Метшин. – Казан һәр җирдә дә үз урынын таба – башта FISU, FINA, хәзер FIFA, аннан WorldSkills».

Мэр сүзләренчә, Казанның FISU белән хезмәттәшлектә озак вакытка каралган планнарын истә тотып һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның хуплавы белән Сивовны FISUның штаб-квартирасы урнашкан Лозанна шәһәренә җибәрү карары кабул ителгән.

Бүгенге көндә FISU проектларына килсәк, дип аңлатты Казан шәһәре башлыгы, алар арасында Халыкара волонтерлар штабы да бар – ул Татарстан башкаласында үз базасын булдырачак, Казанда FISU шәһәрләре Ассоциациясе төзү дә каралган.

«Без сезнең белән хушлашмыйбыз, Игорь Леонидович. Хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Бу бик катлаулы һәм җаваплы, эш күп булган якты чор булды», – дип билгеләп үтте Метшин Игорь Сивовны “Казан файдасына хезмәт һәм фидакарьлек өчен” үзенчәлек билгесе белән бүләкләгәндә.

Инде шәһәрнең элеккеге башкарма комитеты аппараты җитәкчесе җавап сүзендә әлеге вазифада 2 ел да 8 ай эшләгәнлеген әйтеп узды. «Казан башкарма комитетында эшләү минем өчен тормыш мәктәбе булды. Мин бирегә эшкә килгәндә кем идем һәм кем булдым – болар бөтенләй икесе ике кеше», – диде ул.

«Мин 2006 елда сезнең командага эләккән өчен Ходай Тәгаләгә бик рәхмәтлемен. Мин монда, беркая да китмим. Минем алда җитди бурычлар тора. Миңа ышаныч белдергәнегез өчен бик рәхмәтлемен. Үти алганмынмы мин вазифамны, юкмы – бу хакта безнең башкарылган эшләр күрсәтә», – дип йомгаклады Игорь Сивов һәм үзе белән эшләгән барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100