news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Игорь Сивов FISU президентының генераль киңәшчесе итеп билгеләнгән

Шәһәр башкарма комитеты аппаратының элеккеге башлыгы Швейцариягә эшләргә китә.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Максим Кирилов). Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов FISU Халыкара студентлар спорты оешмасы президенты киңәшчесе итеп билгеләнгән.

Бүген “эшлекле дүшәмбе”дә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Сивов FISUның штаб-фатиры урнашкан Лозанна (Швейцария) шәһәренә китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot