news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Шуваловка татар камыр ашларын тәкъдим иткәннәр

Дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда Welcome Foodball Cup гастрономия фестивале узачак.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шуваловка татар камыр ашларын тәкъдим иткәннәр. Бу турыда Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов инстаграмдагы битендә хәбәр итте.

Сергей Иванов Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен Мәскәүдә узган онлайн-күргәзмә RUSSIA EXPO DAYS 2018 кысаларында тәкъдим иткән. Ул Казан Кремле, Болгар, Зөя һәм башка объектлар, булачак чаралар турында сөйләде, дип хәбәр итә Комитетның матбугат хезмәте.

14 июньнән 15 июльгә кадәр Дөнья чемпионаты уза торган барлык шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда Welcome Foodball Cup гастрономия фестивале узачак. Проект милли ашларны, Россиядә җитештерелә торган ризыкларны популярлаштыру максатыннан оештырыла.

Казан "Россиянең гастрономия картасы" федераль проектына керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100